18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Тавыш бирүнең беренче нәтиҗәләре
Татарстанда Дәүләт Думасында сайлауда "Бердәм Россия" һәм КПРФ үткәне билгеле булды Бу ике партия 5 процентлы барьерны узган Татарстанда сайлау участокларыннан чыгу барышында сораштыруларның беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Аларны журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә социология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе Сәяси фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Андрей Тузиков җиткерде....
-
Элеккеге классташлар бергә тавыш бирергә килгән (ФОТО)
Бүген Алан-Бәксәр авыл җирлегендәге 1290 номерлы сайлау участогында кызыклы вакыйга була. Алан-Бәксәр мәктәбен тәмамлап чыгып киткән укучылар бергә җыелып тавыш бирергә дип киләләр. Барлыгы алты кеше. "Яшьләр сайлауларда беренче тапкыр катнаштылар. Ләкин шуңа да карамастан каушамадылар да, югалып та калмадылар. Ничек тавыш бирәсен дә, нәрсә эшләргә кирәк икәнен дә яхшы...
-
"Биектау-05"- "Сарматы"- 5:6
Бүген «Биектау» боз саренда Россия беренчелегенең Идел буе регионы хоккей буенча чираттагы уены узды. Бозда Биектауның "Биектау-05" һәм Оренбург шәһәреннән "Сарматы" командалары очрашты. Уен 5:6 исәбе белән көндәшләр файдасына тәмамланды.
-
47,6 процент биектаулы сайлауларда тавыш бирергә өлгергән
Бүген Россия күләмендә бердәм сайлау көне уздырыла. Көндезге 12.00гә булган мәгълүматлар буенча, Биектау районында барлыгы 47,6% процент сайлаучы кандидатлар өчен тавыш биргән. Бүген Россия күләмендә бердәм сайлау көне уздырыла. Дәүләт Думасына VII чакырылышка депутатлар сайлауларда 14 партия катнаша - «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Гадел Россия», «Яблоко», Үсеш партиясе, ПАРНАС, «Родина»,...
-
Сайлау участокларыннан хәбәрләр (ФОТО, ВИДЕО)
Иртәнге 10.30 сәгатькә Биектау районынның биштән бер өлеше, төгәлрәк әйтсәк 19,5% сайлаучы сайлау участокларына килгән. Шулай ук Бердәм сайлау көне кысаларында район скверында парклар һәм скверлар фестивале уза. Чара кысаларында концерт программасы, рәсем ясау буенча дәресләр, рәсемнәр бәйгесе, "Китапларны яхшы кулларга" либмобы, буккросинг уздырыла. Иртәнге 10.30 сәгатьтә яшьләр флешмоб уздырды.
-
Биектау районында узучы сайлауларда чит илдән дә күзәтүче катнаша.
Казахстаннан Ринат Окумбеков сайлауларда күзәтүче буларак Красносельский сайлау участогында баручы сайлауларда катнашты. Бу аның Татарстанга беренче килүе генә түгел. Моңарчы Ринат Серикович Казанда уздырылган сайлауларда катнашкан булган. Казахстанда Ринат Окумбеков Казахстан Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының юридик бүлеге җитәкчесенең урынбасары булып эшли. Шуңа күрә аны сайлауларда темасы буенча белгеч дисәк тә...
-
Районның иң өлкән кешесе сайлауларда үз тавышын бирде!
Биектау районының иң өлкән яшьтәге кешесе- Анна Емельянова Россия Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлауда катнашты. Анна Ивановна әле күптән түгел генә үзенең 105 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде. Анна Емельянова янына авыл җирлеге сайлау комиссиясе рәисе сайлау урнасы белән килде. Мөхтәрәм ханым өендә тавыш бирде. "Кешенең һәрвакытта тормышка актив...
-
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде
Бүген Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзенең хатыны белән беренчеләрдән булып Чернышевский сайлау участогына килде. "Бүген сайлауларга килергә кирәк, бүген һәрбер кешенең тавышы бик мөһим. Без бүген безнең мәнфәгатьләрне Россия күләмендә кайгытаячак кешеләрне сайлыйбыз ".- диде ул. Биектау районы халкы күтәренке кәеф белән сайлау участокларына килүен дәвам итә. Һәм күбесе...
-
Татарстанда Россия Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау башланды
Сайлау бүлекчәләре 8дә ачылды, 20 сәгатькә кадәр эшли. Бүген, 18 сентябрь көнне, Россиядә Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Кайсы сайлау бүлекчәсендә теркәлгәнен белмәүче сайлаучылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы махсус бүлектә моны ачыклый ала. Биредә шулай фамилияләрен табып, сайлаучылар...